19 май көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 4 сыйныф укучылары /Укытучылары Хөсәенова З.Р./ “Идел елгасы көне”нә багышланган экологик сәгатьтә катнашты.
2006 елдан Рәсәйдә “Живая Волга” эко-проекты эшли. 2008 елның 20 маенда беренче тапкыр Идел көне билгеләп үтелә. Бу көнне үткәрелгән чаралар европадагы иң эре елга – Иделне саклап калу, җәмәгатьчелекнең экологик проблемаларга игътибарын арттыру максатында үтә.
Мәктәп укучылары китапханәдә экологик календарь белән таныштылар, суның безнең тормыштагы роле, кадере турында әңгәмәдә катнаштылар. Идел елгасының борынгы заманнарда “Ра” дип аталуын, соңрак Итил, Атил, Атал, Идел, Волга атамалары барлыкка килүен белделәр. Идел буендагы шәһәрләр, елгада яшәүче җәнлекләр белән таныштылар. “Су серләре” дигән мультфильм карау, аларны су саклагычлар, плотиналар, гидроэлектростанцияләр турында мәгълүмат белән баетты. Идел елгасының һәм гомумән, сулыкларның ни сәбәпле пычрануы турында әңгәмә корып, укучылар, үз фикерләрен җиткерделәр. Чара дәвамында презентация күрсәтелде.
.jpg)
.jpg)