25 май көнне Татар китапханәсендә “Ядкарь” клубының чираттагы утырышы узды.
Г.Хафизова, шагыйрә, тәрҗемәче Флера Тарханованың 70 яше тулу уңаеннан, аның тормышы,иҗаты белән таныштырды, китапларын тәкъдим итте.
Ф.Тарханова мәхәббәт, яшьлеккә багышланган, милләт язмышы турында борчулы уйланулы лирик шигырьләр, балалар өчен шигырьләр, әкиятләр яза. Әсәрләрендә әдәп-әхлак, тәрбия мәсьәләләрен күтәрә. Утырышта шагыйрәнең шигырьләре видеоязмада, автор укуында яңгырады.
Диләрә Хуҗина үзенең “яңа табадан гына төшкән” шигъри юлларын тамашачы хозурына тәкъдим итте. Катнашучылар яңгыраган шигырьләрне җылы кабул итте, һәркем күңелендәге уйлары, фикерләре белән уртаклашты.
***
Бәхетең чиксез чак икән –
Мең мәшәкатькә күмелеп,
Төн йокылары күрмичә,
Бала үстергән чаклар,
Балаң яныңда чаклар.
***
Сабый чакта үсәселәр килә,
Үсеп җиткәч, дөнья корасы.
Дөнья коргач, бар да, бар да кирәк,
Сизмисең дә олыгаясың.
Олыгайгач, сәламәтлек кирәк,
Иртәгесе көнгә көч кирәк.
Үзең өчен берни кирәк түгел,
...Бала дөнья кора – без кирәк.
Терәк булыр өчен газизеңә
Тагын бераз гына гомер кирәк.
Диләрә Хуҗина
.jpg)
.jpg)