Ачык ишеклəр көне

2017 елның 30 мае, сишәмбе

27 нче майда Тойма авылы китапханəсендə мəдəният хезмəткəрлəре һəм китапханəче белəн берлектə ачык ишеклəр көне үткəрделəр.

Балалар белəн  «Әкияттə кунакта» дигəн кичə һəм  «Табигатьтə кунакта үзеӊне ничек тотарга» темасына практик киӊəшлəр сəгате уздырылды. Шарль Перроныӊ «Фея», «Йокыга талган гүзəл», Ганс Хритиан Андерсенныӊ «Борчак өстендəге принцесса» əкиятлəре укылды. Балалар табигатьтə кунакта үзеӊне ничек тоту турында кинəшлəр белəн таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International