“Агач утырту-изге гамәл”
“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Татар тәкәш авыл халкы да, тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр. Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк! Клуб мөдире Мусина Айгөл акциядә катнашучыларга күрсәтмә биреп тә өлгерде, һәркем йөгерә - йөгерә эшкә тотынды. Берәүләр җир казый, икенчеләре үсентеләр китереп тора, өченчеләре аларны изге теләкләрен тели-тели утырта... Авыл җирлеге башлыгы Мухаметзянов Р.Н бик зур рәхмәт белдерәсебез килә. Нарат үсентеләрен урман хуҗалыгы, оешма - учреждение хезмәткәрләреннән сорап безгә табып биргәне өчен. Хәзер аларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк.


