Бәзәкә авылында балалар өчен "Күңелле уеннар" үткәрелде

2017 елның 5 июне, дүшәмбе

 

1 июнь көнне Бәзәкә авылы мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре балалар өчен күңелле бәйрәм  оештырдылар. Алдан әзерләнгән күңелле викторина сорауларына балалар бик теләп җавап бирделәр. Бу аларнын тагын бер кат юл йөру кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итте. Транспортта, юлда, урамда үз-үзеңне дөрес тотарга, кагыйдәләргә таянып эш итәргә кирәклеген искәртте.

Бу  бәйрәмебездә көтелгән кунакларыбыз да бар иде. Мультфильм геройлары Роза (“Барбосики”)һәм Нолик (“Фиксики”) балалар күңелендә эйтеп бетергесез күңелле тәэсир калдырдылар. Алар бергәләп шаярдылар, уйнадылар, җырладылар, биеделәр, кыскасы рәхэтләнеп ял иттеләр. Мәдәният йорты ишегалды балаларның шат көлүләреннән яңгырап торды.

Бәйрәмгә килгән әти-әниләр, дәү әниләр чараны оештыручыларга рәхмәт әйттеләр. “Балаларыбыз,оныкларыбызның шулай сөенеп күңел ачуларын күрү, безнең өчен зур бәхет”-диделәр алар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International