5 нче июньне рәсми рәвештә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне дип игълан итте. Әлеге дата киң җәмәгатьчелекнең игътибарын экология проблемаларына юнәлтү һәм кешеләрне табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга өндәү максатына хезмәт итә.Шул уңайдан клуб мөдире Мусина Айгөл балаларны кечкенәдән табигатьне, Җирне яратырга, тирә-юньдәге матурлыкны күрә белергә өйрәтү; экологик культура һәм барлык тереклек ияләренә карата сак караш, шәфкатьлелек, миhербанлылык хисләре тәрбияләү өчен клубка җыйды .Башта без балалар белән рәсемнәр ясадык,викторина сорауларына җавап бирделәр.Аннары тирә-юндәге полиэтилен ,пыяла шешәләр җыярга чыктык. - Менә, балалар, күрдегезме инде, пыяла шешә ватылырга, ә аның ватыклары хайваннарның, кошларның аякларын кисәргә мөмкин. Пыяла, черемичә, озак еллар табигатькә зыян сала. Полиэтилен каплар да экологиягә зур зыян китерә. Ул урында үлән дә, чәчәк тә үсә алмый. Эченә кош-кортлар, бөҗәкләр кереп үләргә мөмкин.
Балалар белән без бүген күп нәрсәләргә өйрәндек, бик күп кирәкле әйберләр белдек.
– Табигатьне яратырбыз, сакларбыз.
– Суны, җирне, hаваны пычратмабыз, аларның кадерен белербез.
– Өйрәнгәннәребезне төгәл үтәрбез!






