Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

 

    6 июнь көнне Сәйтәк авыл клубында Экология елы кысаларында балалар өчен “Табигать-уртак йортыбыз” дип исемләнгән мәгълүмәти сәгать булды.Чараның максаты:  авылыбыз  балаларына бүгенге көн өчен бик тә кирәкле булган сыйфат - табигатьне ярату, аны саклау хисе тудыруга  аз гына булса да этәргеч ясау   иде.Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. балаларга куп кенә сынаулар әзерләгән иде.   Чара дәвамында алар табышмакларга һәм кызыклы  сорауларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр. Табигать кочагында үзләрен ничек тотырга кирәклеген, мәкальләрнең  һәм әйтемнәрнең  мәгънәсен аңлаттылар.Җир йөзендә яшәүче тереклек белән таныштылар. Табигать турында җирле шагыйрьләребезнең шигырьләрен  укыдылар."Адәм баласы үз гомерендә өч нәрсәгә бик нык рәхмәтле булырга тиеш, Аллаһка, чөнки ул дөньяны барлыкка китергән. Әниләргә, чөнки алар безне шул дөньяга тудырган. Табигатькә, чөнки адәм баласы шушы дөньяга тугач, табигать аның өчен яшәү чыганагы булып тора”-диде Ясминур Галиевна.

     Табигать. Ул- дөньяда булган һәрнәрсәнең, һәркемнең яшәү урыны.Әлбәттә, һәрнәрсәнең, һәркемнең шәхси урыны бар.Ләкин табигать - бар дөньяның уртак йорты. Без барыбыз да табигать кочагында яшибез. Кешелек үзенә кирәкле бар нәрсәне табигатьтән ала. Табигать безгә ашарга азык, эчәргә су, киенергә кием, суларга һава, яшәргә урын бирә. Гомумән, табигатьнең һәрбер "күзәнәге” безнең өчен бик кирәк.Ә аның матурлыгы! Ул хуш исле җәйге аланнар, алтын яфраклы көзге урман, ак күбәләктәй карлы кышлары да, гөрләвекле язлары! Табигать безне матди яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәэмин итә.Ул безгә күпме ләззәт, шатлык китерә. Без,кешеләр, һичшиксез,табигатькә рәхмәтле булырга тиеш.Ә безнең рәхмәтебез, аны саклауда чагылырга тиеш .Балалаларыбыз менә шушыларны аңласалар иде.

       Чара бик эшлекле һәм дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International