Табигатьнең тәнкыйть китабы

2017 елның 14 июне, чәршәмбе

13нче июнь көнне Татар китапханәсенә 7нче мәктәпнең лагерьга  йөрүче балалары килде. Китапханәче Хафизова Г.Р. аларны  “Кызыл китап” битләренә сәяхәткә чакырды.

Укучылар Халыкара “Кызыл китап”ның кара, кызыл, сары, ак, яшел битләренә кертелгән  җәнлекләр, аларның яшәү рәвеше белән таныштылар, кимү яки юкка чыгу сәбәпләрен ачыкладылар.

 Балалар, Татарстан Республикасы “Кызыл китабына” кертелгән хайваннарны да кызыксынып күзәттеләр, табигатькә зыян салмас өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искә төшерделәр, фикерләре белән бүлештеләр.Ахырда, “Кызыл китап” дигән мультфильм карагач,  җәнлекләр турындагы китаплар, журналлар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International