17 июньдә Тойма авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Табигать - тиңсез хәзинә» дип исемләнгән экология дәресе үткәрелде. Табигать һәм аны саклау турында мәкаль- әйтемнәр булды , Х. Халиковның «Дару үләннәре» шигыре укылды. Ф. Яруллинның «Урман –колак», «Кыр- күз» исемле шигыре буенча әңгәмә үткәрелде. Табигать дуслары кагыйдәләре искә төшерелде. «Табигать турында без кайгыртмасак кем кайгыртыр.
Ул - кешенең иң зур байлыгы .Табигатьнең сакчылары, дуслары булыйк !»- дип тәмамланды экология дәресе.
.jpg)
.jpg)