Тойгуҗа авылыннан Бөек Ватан сугышына китеп яу кырында ятып калган ике йөзгә якын ир-егет исәпләнә. Алар бервакытта да якыннарының ,балаларының, авылдашларының исеннән чыкмый. 22 июнь көнне Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре канкойгыч сугыш хатирәләрен ,сугышта һәлак булганнарны искә алып һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар һәм монда килгәннәргә якты , матур тыныч көннәр теләделәр.