Җәйге кәеф дулкынында

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

13 июнь көнне китапханә хезмәткәрләре Гөлназ Хафизова һәм Земфира Шакирова “Өмет яры” игелек үзәгендә ял итүчеләр өчен “Җәйге кәеф дулкынында” дигән ял кичәсе үткәрделәр.

Ял итүчеләр җәйге табигать, аллы-гөлле чәчкәләр, тәмле баллы җиләкләр турында шигырьләр тыңлап хозурландылар, җырлы табышмаклар чиштеләр, үз фикерләре, уй-теләкләре белән бүлештеләр. Земфира Шакирова башкарган дәртле җырларга кушылып,  җырлап-биеп күңел ачтылар.

Табигатьтә нинди көн булуына карамастан, күңел гөлләре һәрчак чәчкәдә, кәефләр яхшы булсын дигән теләктә, саубулаштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International