Тойма авыл мәдәният йортында "Эт кешенең дусты" бәйгесе узды. Балалар да бик теләп үзләренең иң яхшы дуслары белән фотога төштеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Этләре булмаган балалар бик теләп үзләренең дусларының рәсемнәрен ясадылар. Чара күңелле һәм тату үтте.
1 июль көнне Сәйтәк авыл клубында балалар авыл клубы мөдире Гыйззәтуллина Я.Г. белән берлектә авазлар иленә кызыклы һәм күңелле сәяхәткә киттеләр.
2 июль көнне Сәйтәк авыл клубында сюрпризлар көне үтте.
3 нче июль көнне Монай авыл мәдәният йорты территориясендә вело-уеннар узды.
3 июль көнне Тихоново авыл мәдәният йорты ишегалды уеннары көне үткәрде.
2 июль көнне Иске Гришкино мәдәният йорты территориясендә "Күңелле каникуллар"дип исемләнгән күңел ачу чарасы узды.
3 июль көнне Камай авыл мәдәният йортында су бәйрәменә багышланган "Нептун көне"дигән музыкаль-спорт чарасы булып узды. Балалар төрле уеннарда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар.
Бәзәкә мәдәният йортында "Күңелле стартлар"спорт бәйрәме узды
1 июль көнне мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл мәдәният йорты мәйданчыгында балалар өчен "җәйге уен" күңел ачу-уен программасын оештырдылар. Барлык балалар да күңелле һәм дәртле команда уеннарында катнаштылар.
30 июнь көнне Ижевка авыл мәдәният йортында балалар теләге һәм үтенече буенча кул эшләре буенча иҗади остаханә эшли башлады. Беренче дәрестә кызлар сәнгать җитәкчесе Вәлиева Л.И. белән берлектә саклау курчаклары ясадылар.