ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Тат.Тәкәше авыл клубы Менделеевск шәһәреннән кунаклар кабул итте

16 ноябрь көнне Камай авыл мәдәният йортында "Иң сөйкемле, данлы!" дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды.

Ижевка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре "Төймәләр көне"дигән танып-белү чарасы үткәрделәр.


16
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

13 нче ноябрь көнне Тойгуҗа авылында Тойгуҗа мәдәният йорты директоры, "Дөрешкәй" театры җитәкчесе Гөлнара Гайфетдинованың "Тойгуҗа авылында Пленэр"дигән сәнгать проекты инде бишенче тапкыр тормышка ашырылды. Бу юлы 5 кенә түгел, ә 6 бала рәсем ясаган.


15
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татар Тәкәше авылында "Тизәйткечләр" көне узды. Бөтен дөньяда ел саен ноябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

12 нче ноябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында оригами техникасы буенча мастер-класс үткәрелде.

14 нче ноябрь көнне Монай авыл мәдәният йортында Халыкара тизәйкечләр көне узды.

13 ноябрь көнне Тойма авыл мәдәният йортында «Мин шансонны яратам» дигән дискотека булды.

Ижевка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөтендөнья оригами көненә багышланган "Кәгазьдән могҗизалар"дигән мастер-класс үткәрделәр.

12 ноябрьдә берничә ел элек Россиядә тагын бер экологик бәйрәм – Песнәкләр көне барлыкка килде. Ул Россия кошларны саклау берлеге инициативасы белән оештырылды һәм 12 ноябрьдә билгеләп үтелә. Тат.Тәкәштә дә авыл халкы алар өчен   тозсыз сало, кыздырылмаган кабак, көнбагыш яки арахис орлыклары әзерләделәр  җимлекләр ясадылар һәм элеп куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International