ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

«Кылбугор: удмурт телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу» проектын тормышка ашыру кысаларында һәм мәдәни инициативаларның президент фонды ярдәмендә 25 февраль көнне Енабердино авыл китапханәсе Енабердино урта мәктәбе һәм мәдәният йорты белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Дуслык нуры» дип аталган 18 нче төбәкара балалар фестивале үткәрделәр.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

23 март көнне Үзәк китапханә “Саулык” социаль ярдәм үзәгендә Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган “Тылсымлы яулык” дигән уен-танып белү программасы уздырды.

Турай авыл китапханәсендә “Китапханә, китап һәм мин бергә тугры дуслар” дигән викторина узды.

Үзәк китапханәдә 1 нче мәктәпнең 5 һәм 7 сыйныф укучылары өчен Советлар Союзы Герое очучы М.П. Девятаев батырлыгына багышланган “Үлемсезлеккә очыш” дәресе үткәрелде.

Тойма мәдәният йортында китапханәче мәдәният хезмәткәре белән берлектә “Безнең түтәлдә табышмаклар ничек үсте” дигән уен программасы уздырды.

Тихоново авылы китапханәчесе балаларны тылсымлы әкиятче Корней Иванович Чуковский иҗаты белән таныштырды.

22 мартта Бөтендөнья су көне билгеләп үтелә. Укучыларны су турында белемнәрен арттыру, суга сакчыл караш тәрбияләү максатында авыл китапханәчесе Галимуллина Г. М. һәм биология укытучысы Ахунова В. М. Камай мәктәбендә викторина үткәрделәр “Сез су турында ишеттегезме? Бар җирдә дә сөйлиләр!


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Тихоново авыл китапханәсендә «Әкиятләр дөньясына сәяхәт»дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.

21 март – Халыкара урман көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Татар китапханәсендә 7 нче бакча балалары белән экологик сәгатьләр уздырылды.

20 март көнне Турай авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Турай урта мәктәбе” МББУ башлангыч сыйныф укучылары белән “Урман - безнең байлык!” экология сәгате үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International