17 декабрь көнне Песәй балалар бакчасында, балалар бакчасы (тәрбияче Хәсәньянова Г.М.) белән берлектә, Песәй авылы китапханәчесе Рузалия Яраханова балалар өчен "Тылсымлы лаборатория"дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрде.
17 декабрь көнне Үзәк китапханә бинасында "Бу серле Некрасов" дип исемләнгән әдәби уен узды.
17 декабрь көнне Үзәк китапханә бинасында 6 сыйныф укучылары белән «Беренче тарихчы һәм соңгы елъязмачы» дип исемләнгән тематик сәгать узды.
«Мирас угы» басмасы Татарстан Республикасының мәдәни-тарихи мирасын өйрәнү буенча бик кызыклы ярдәмлек булып тора. Балалар китапханәсе 3 нче һәм 4 нче мәктәпләрнең беренче сыйныф укучылары өчен (педагоглар Багапова Л.Ш., Фазлыева З. М.) «Ук эзләгәндә» дип исемләнгән әдәби дилижанс үткәрде.
Балалар китапханәсе Д.Мамин-Сибирякның «Серая Шейка» китабы буенча 1 нче һәм 3 нче мәктәпләрнең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Урал җырчысы» дигән әдәби викторина үткәрде.
Тихоново мәктәбе укучылары өчен Чечня Республикасында һәм Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар белән очрашу оештырылды.
Тихоново авыл китапханәсе «Җәлил укулары»дип исемләнгән 4 нче Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсында катнашты. Конкурс шагыйрь Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек татар шагыйре иҗатына кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелде. Китап укучы Коренек Раиса Николаевна«Җәлил рус телендә»номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
5 декабрь көнне балалар китапханәсе «Өмет» клубы әгъзаларына мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «күңелле очрашулар»дип исемләнгән дустанә очрашу үткәрде.
Балалар китапханәсе 1 нче мәктәп һәм 4 нче мәктәп беренче сыйныф укучылары өчен «Канатлылар, койрыклылар, йонлачлар »исемле тере газета үткәрде.
Балалар китапханәсе 1 нче, 3 нче мәктәп һәм 1 нче гимназия укучылары өчен Владимир Федорович Одоевскийның «Мороз Иванович» әкияте буенча «Мороз Иванович»әдәби уен үткәрде.