6 апрель көнне Үзәк китапханә «Саулык» социаль ярдәм үзәгендә «Платков чарующий букет» дип исемләнгән әдәби-музыкаль программа үткәрде.
Тойма авыл китапханәсендә Халыкара балалар китабы көне уңаеннан «Яңа китаплар» дип исемләнгән әдәби яңалыкларга дегустация үткәрелде.
Кошлар көне уңаеннан Сәйтәк авыл китапханәсендә “Безнең канатлы дусларыбыз” дигән экология сәгате үткәрелде.
Ел саен, 2 апрельдә бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Бәйрәм көне очраклы сайланмаган - бу көнне Даниянең бөек әкиятчесе Г.Х.Андерсен туган. Кечкенәдән барыбызга да аның әкиятләре билгеле. Ул балалар өчен махсус китаплар яза башлаган беренче кеше иде. Һәм әле дә ул танылган әкиятче булып кала бирә. 2 апрель көнне Песәй авыл китапханәсендә балалар өчен Г.Х.Андерсен иҗаты буенча "Угадай сказку" исемле әдәби викторина үткәрелде.
Балалар китапханәсендә балалар китабы атналыгы кысаларында «Китап алдыңмы - бүләк ал» акциясе игълан ителде. Балалар чакыруга бердәм җавап бирделәр һәм катнаштылар.
Ел саен 2 апрельдә, бөек әкиятче Г.Х. Андерсенның туган көнендә, Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Татар китапханәсендә 7нче мәктәпнең 3 сыйныф укучылары катнашында әдәби сәгать уздырылды. (Укытучылары: Әминова Г.Ф.)
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Балалар китабы көне Г. Х. Андерсен әкияте белән бәйле. Менә инде берничә буын бөек язучының тылсымлы әкиятләрен укый. Бу көнне Камайның “Чулпан” балалар бакчасында “Г.Х.Андерсен геройлары илендә” әдәби конкурсы узды.
Ел саен 2 апрельдә бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Бәйрәм датасы очраклы гына сайланмаган - бу көнне бөек Дания әкиятчесе Ганс Христиан Андерсен туган.
Бәзәкә авыл китапханәсендә әлеге датага багышланган «Нинди гүзәл бу әкиятләр" дип исемләнгән әкият белүчеләр турниры булып узды.
Турай авыл китапханәсендә яшь китап укучылар өчен «Әкият сукмаклары буйлап» кычкырып уку үткәрелде.
1 апрель көлке һәм яхшы кәеф бәйрәме. Аны бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Балалар китапханәсе дә читтә калмады. Көлке дөньясы - ул үзенчәлекле дөнья. Кем чын күңелдән, чын күңелдән көләргә яратмый? Һәм яхшы китап бу эштә алыштыргысыз ярдәмче. Укучыларны сөендерергә теләп, абонементта "күңелле клоун" китап күргәзмәсе бизәлгән. Укучылар игътибарына төрле язучыларның көлке әсәрләре тәкъдим ителде.