2 февральдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә кар һәм юеш кар, буран, бозлавык, юлларда көчле бозлавык һәм кар көртләре булыр дип көтелә. 2 февральдә көндез Татарстан территориясендә урыны белән көчле җил 15-20 м/с тизлектә җил көтелә
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре 3 нче мәктәпнең 2 “Г” сыйныф укучылары өчен (укытучылары Крюкова Л.М.) күренекле шагыйрь Даниил Хармсның 115 еллык юбилеена “Удивительные хармсики” музеен үткәрделәр.
Гыйнварда талантлы балалар шагыйре һәм тәрҗемәче Михаил Давидович Ясновның тууына 75ел тулды. Яснов шигырьләреннән башка балалар поэзиясен күз алдына китерү мөмкин түгел.
Балалар китапханәсендә «Грустный я стихов не пишу» 1 нче мәктәпнең 2 «В», 2 «Г» сыйн. (укытучылары Прохорова Н.Р., Насифуллина Ф.М.), 3 нче мәктәпнең 2 «А», 2 «Б», 2 «Г» сыйн. (укытучылары Тешабаева Р.Р., Килеева С.Н., Крюкова Л.М.) нон-стоп үтте.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, бүгенге көннән социаль түләүләр арта.
30 нчы гыйнвар көнне Тойма мәдәният йортында балалар белән “Өстәл уеннары” уздырылды.
Бәзәкә китапханәсе каршында эшләп килүче “Күпбеләм” түгәрәгенең чираттагы эше кыш фасылы һәм кышның асыл бизәге кар бөртекләренә багышланган иде. Китапханәче бу көнне балаларга “Сихри кар” дигән бәйге-уен программасы тәкъдим итте.
29 гыйнварда гадәти булмаган, әмма искиткеч кышкы бәйрәм - Бөтендөнья кар көне билгеләп үтелә. Бу искиткеч дата безнең календарьда 2012 елда Халыкара чаңгы спорты федерациясе ярдәмендә барлыкка килде. Бу көнне “Колосок” Татар Чаллысы балалар бакчасында “Снег, снежок!” дигән мавыктыргыч шөгыль узды. Ә аны китапханәче Шишова Е.Б. һәм Кар Бөртекләре сеңелләре үткәрделәр.
Китапханәче Медведева Н. һәм фельдшер Якупова Л. Тихоново урта мәктәбе укучылары өчен «Балалар һәм яшүсмерләр гигиенасы кагыйдәләре» дигән сәламәтлек дәресе үткәрделәр.
Росреестр комплекслы цифрлы трансформация үткәрәчәк, дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе урынбасары Елена Мартынова.
27 гыйнвар - безнең ил тарихында үзенчәлекле дата. 77 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелде, ул 872 көн дәвам итте. Балалар китапханәсе «Блокадный хлеб» Бөтенроссия хәтер акциясенә кушылды. Акция кысаларында 1 нче мәктәпнең 3 «Б» сыйныфы укучылары өчен «Ленинград - батырлык һәм дан шәһәре» батырлыгы сәгате үткәрелде (укытучы Иванова Т.А.).