Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кредит оешмалары вәкилләре белән икътисадка кризиска каршы чаралар турында фикер алышу буенча видеоконференция форматында киңәшмә уздырды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Бүген хокук саклау системасының барлык тикшерү органнары өчен бердәм һөнәри бәйрәм – Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 2013 елда гамәлгә куелган Россия Федерациясе Тикшерү органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
26 июльнең якшәмбесендә 10:00 сәгатьтә Мемориалда сугышчы-интернационалистларга Хәрби-диңгез флоты көне хөрмәтенә чәчәкләр кую һәм митинг булачак.
Бүген район хакимиятенең актлар залында район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә атна саен йомгаклау планеркасы узды.
27 июльдә 8:00 дән 11:00 гә кадәр салкын су сүнәчәк, дип хәбәр итә Менделеевск муниципаль районы башкарма комитеты.
Шәһәр хуҗалыгы буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Метальников “Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы” ветераны Мифтахова Минисәлимә Миргазиз кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.
24 июль кичендә, 2020 елның 25 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә секундына 15-18 метрга кадәр (Казанда - 25 июль көндез) кыска вакытлы җилле яңгыр булуы көтелә.
22-23 июльдә Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте җитәкчесе Олег Скуфинский эш визиты белән Татарстан Республикасында булды, ул РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кушуы буенча узды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры Максим Решетниковка моношәһәрләрдә социаль-икътисадый үсеше алдан баручы территорияләр турындагы карарларга үзгәрешләр кертү процедурасын гадиләштерү үтенече белән хат юллады.
«Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ ялган юл белән эшсезлек буенча пособие алган өчен гражданнарның җаваплылыгы турында хәбәр итә.