Татарстан Муниципаль берәмлекләр Советында «елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе»республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр исемлегендә Менделеевскидагы ике ТОС та бар.
7 - 9 нчы март көннәрендә Тойгуҗа авылы китапханәсендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Тарих җирлегендә хатын кыз силуэты” дип аталган китап - журнал күзәтү-күргәзмәсе оештырылды.
"Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" ДКУ барлык район һәм шәһәрдә яшәүчеләрне вакансияләр ярминкәсенә килергә чакыра, ул 2020 елның 18 мартында 9:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр "Район мәдәният йорты Юность" МБУК да Бурмистров ур., 1 адресы буенча узачак.
5 март көнне Балалар сәнгать мәктәбе залында иң матур 8 март бәйрәменә багышланган бәйрәм концерты узды. Шушы матур кичәдә яраткан әниләребез, әби-бабаларыбыз, апа-сеңелләребез һәм дусларыбыз мәктәпнең барлык бүлекләре укучыларының чыгышлары белән шатландырдылар.
2020 елның 8 мартында Түбән Кама шәһәренең «Факел» спорт комплексында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган Түбән Кама шәһәренең WT тхэквондо буенча беренчелеге булды.
10 мартта Менделеевск муниципаль районы башлыгы Валерий Чершинцев катнашында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Совет утырышы булды.
Сезгә эш бирүчеләрнең хезмәт хакын түләүне тоткарлый торган, аны "конвертларда" түли торган яки ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында хезмәт мөнәсәбәтләрен формалаштырмау турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге хакында хәбәр итәбез.
10 март көнне 96 нчы туган көнен Бөек Ватан сугышы ветераны Лыкова Клавдия Ивановна билгеләп үтте.
2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 14 000 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы аена 12 130 сум.
10 мартта район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә атна саен гражданнарны кабул итү булды.