Сәйтәк авыл китапханәсе «Нина Павлова китапларын укыйбыз» төбәкара акциясендә катнашты, аны Ростов өлкәсенең Красносулино җирлекара үзәк китапханәсе оештырды.
7 һәм 8 февральдә Енабердино авыл китапханәсе «Көчле рухлы: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясендә катнашты, аның максатлары һәм бурычлары:илебезнең үткәне, күренекле шәхесләрнең биографияләре, Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне популярлаштыру, Бөек Ватан сугышы һәм аның геройларының биографияләре белән кызыксынучы китап укучылар аудиториясен арттыру, китапханәдән файдаланучыларның игътибарын хәрби тематикага җәлеп итү. Акциядә 2-6нчы сыйныф укучылары катнашты.
Диләрә Гыйльмуллина һәм Рәзифә Нәбиеваның язмышлары бер-берсенә охшаган – ике сугыш баласы да иртә эшли башлаган, ачлык-ялангачлык чорын кичергән.Менделеев яңалыклары язалар.
Яңа Кокшан авылында яшәүчеләр шагыйрь Борис Леонидович Пастернакның (1890-1960) тууына 130 ел тулу уңаеннан "Барымның да асылына барып җитәсем килә" китап-күзәтү күргәзмәсендә булдылар.
8 февраль көнне Монай авыл китапханәсендә Б.Пастернакның 130 еллыгына багышланган «Пастернакны укыйбыз» акциясе узды.
Татар шагыйре, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә туган. Шул уңайдан 8 февральдә "Дөрешкәй" театр коллективы Псеево авылына аның ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Койрыксыз сандугач" драмасы белән гастрольгә чыкты.
«Юность» кинотеатрында Борис Пастернакның «Доктор Живаго»романы буенча нәфис фильм күрсәтелде. Анда район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, пенсионерлар берлеге, халык ветераннар хоры, инвалидлар җәмгыяте, мәдәният хезмәткәрләре һәм иҗади интеллигенция ветераннары катнашты.
Эстрада биюе-ул заманча дөнья картиналарын сурәтләү чарасы. Ул киләчәк кешесен үстерү бурычларын хәл итәргә ярдәм итә.
ТАССРның 100 еллыгы елында, 06 февраль көнне мәдәният сараенда. Гассара авылында «Калфак»татар милли баш киемнәре ясау буенча мастер-класс узды.
10 февраль көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре 1 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучылары өчен «барысында да минем Асылыма барып җитәсе килә...» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр, ул язучы, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты Борис Леонидович Пастернакның тууына 130 ел тулуга багышланган иде.