22 июнь илебез өчен иң кайгылы, ачы күз яшьле, фаҗигале көн. Бу көн сугышка китеп, туган ягына әйләнеп кайта алмаганнарны искә алу, Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарын күнелләребездә яңарту көне. Балаларга патриотик тәрбия бирү, сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын аңлату максатыннан, Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен “Һаман да хәтердә...” исемле хәтер сәгате әзерләделәр.
Турай авылында хәтер һәм мәтәм көне
Җәй-киеренке уку елыннан соң балаларның ял итү өчен менә дигән вакыт. Җәйге вакытта балалар күбрәк урамда уеннар белән мавыгалар, озак вакытлар кояш нурлары астында йориләр. Балаларга җәен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү өчен, 19 июнь көнне Песәй авыл китапханәсендә «Җәй көне балаларның куркынычсызлыгы» дип исемләнгән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрелде. "Куркынычсыз җәй» дигән стенд ясалды.
Турай авылында «Авыл бәйрәме» уздырылды
19 нчы июнь көнне Тойгуҗа авылы китапханәсе белорус, совет язучысы Василь Быковның тууына 95 ел тулу уңаенннан “Сугыш ялкынында кеше булып калырга“ дигән әдәби сәгать үткәрде.
18 июнь көнне «Теремок» мәктәп яны лагере балалары Песәй авылы китапханәсе «Тылсымлы театр дөньясы» дип исемләнгән китапханә-тамаша залына килделәр, балалар үз кочләре белән әзерләгән әкият куйдылар.
19 июнь көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе нәни укучыларына китаплар алып “Ләйсән” балалар бакчасына килде һәм “Китаплы балачак” исемле әкиятле сәгать уздырды.
Халыклар дуслыгы йортында С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Керэшен чибэре-2019» II район конкурсына әзерлек этабында катнашучылар шәһәребезнең уңышлы ханымнары белән очрашты. Очрашу "Хәзерге кыз нинди булырга тиеш?» темасына багышланган иде. Чарада Алсу Галимуллина - танылган блогер, укытучы, Юлия Абдуллина-шәһәрнең бизнес-ледисы, район балалар Думасына нигез салучы- Дарья Минһаҗетдинова катнаштылар. Барлык кунаклар да төрле һәм кызыклы шәхесләр. Алар уңышка үз юллары турында сөйләделәр, конкурсантларны илһамландырдылар. Кичә бик күңелле үтте.
Сәйтәктә табигать дуслары
Сабантуй дип аталган бәйрәм марафонының якты дәвамы Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә 15 июнь көнне узган тамаша булды. Менә инде ничә ел рәттән Татарстан Хөкүмәте Карары буенча Менделеевск районы күршеләребез җирендә әлеге уникаль милли бәйрәм уздыруны алып бара, аңа әзерлек эшләрендә ярдәм итә.
Бу еллар эчендә районнар дуслыкны ныгыттылар, ә Сабантуй можгинлыларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булды. Шәһәр стадионы мәйданындагы яшел келәмгә матур тәэсир итү өчен 80 кешедән торган десант - С.Гассар исемендәге мәдәният сарае артистлары җыелды, «Шаян " һәм «Кристалл» бию ансамбльләре, «Талларым» Татар җыры ансамбле.
Традиция буенча Ат чабышлары бәйрәмгә старт бирде. Димәк, халык азартлы тамашаны көтеп торган ипподромда җыелган. Чыннан да, биредә сабантуй рухын тоярга мөмкин иде.
Стадион мәйданчыкларында уеннар һәм ярышлар булды. Һәркем көч сынашты, чыдамлыкны күрсәтә алды.
Дәртле бию көйләре тамашачыларны концертка җыйды. «Шаян» һәм «Кристалл» балалар бию ансамбльләре тәрбияләнүчеләренә алкышлар кызганмыдылар , можгинлылар авансценага чыгучыларны Виктор Никифоровның һәм Айсылу Касыймовның, солистлар Марина Комарова, Клара Галләмованың һәм «Талларым»вокаль ансамбленең чыгышларын җылы каршы алдылар. Милли көрәш фанатлары көч сынашуның барышын күзәттеләр.
Кичкә кадәр стадионда музыка яңгырады, сәүдә павильоннары, аттракционнар эшләде. Биредә һәркем күңел ачу тапты һәм күңелле тәэсирләр алды.