ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә  давыл турында кисәтү

2024 елның 18 июнендә 14 сәгатьтән 19 июнендә 21 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә актив атмосфера фронтлары узганда урыны белән яшен, җилнең  тизлеге 15-20 м/с, локаль рәвештә 24 м/с, яңгырлар, боз явуы көтелә.


17
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе хәбәр итә:


16
июнь, 2024 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән   2024 елның  16 июне 18.00 сәгатьтән   17 июне 18.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде.

16 июнь кич, 17 июнь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-20 м/с кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә, локаль рәвештә боз ява.

Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:

 

Җил көчәйгәндә:

1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз,җир асты кичүе яки подъездларда  яшеренергә киңәш итәбез.  Йорт диварлары янында көчле җилдән качып ятарга кирәкми, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә ябу материаллары ишелергә мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

3. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый-җил белән өзелгән ботаклар да зур куркыныч тудыра ала.

4. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып тору һәм өзелгән электр үткәргечләргә  якын килү куркыныч тудыра.

5. Тәрәзә ватыклары, җил белән кубарылган түбә ватыклары да куркыныч тудырырга мөмкин. Төзелеп килүче яки ремонт бара торган  биналар янында мондый куркыныч тагын да арта.

6. Барлык тәрәзәләрне  тыгыз  итеп ябарга кирәк

7. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк. игътибарлы һәм сак булыгыз!

Боз яуганда:

Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм машинагыздан якынча 30 метр ераклыкта боз явуның туктаганын көтегез. Машинада йөрүне дә дәвам итәргә ярамый, чөнки электроника эшендә бозылулар да мөмкин. Тукталырга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм бозны туктаганын көтәргә кирәк.

Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.

Җәяүлеләр автотрассалар аша үткәндә һәм алар янында булганда саклык күрсәтергә тиеш.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

 

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


15
июнь, 2024 ел
шимбә

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе"ннән   2024 елның  15 июне 18.00 сәгатьтән   16 июне 18.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү килде


14
июнь, 2024 ел
җомга

«Сүз химиясе: Менделеевскиның периодик системасы» иҗади лабораториясе «Пастернак укулары» Халыкара әдәби-театр фестивале кысаларында 2024 елда Президент мәдәни инициативалар фонды конкурсында җиңүче булды. Ярдәм суммасы 8 млн сумнан артык тәшкил итәчәк.

2024 елның  15 июне 11.00 сәгатьтән   19.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү

15 июнь көнне көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-20

м/с тизлектә җил, көчәйгәндә 23 м/с, боз, аерым районнарында кыска вакытлы җил көчәю белән яшен көтелә.


13
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Республикада үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче  8 360 кеше  булачак пенсияләрен мөстәкыйль рәвештә формалаштыру өчен Социаль фондның  Татарстан бүлеге белән мәҗбүри пенсия иминләштерүе буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керде.

80 яшь тулган өлкән яшьтәге пенсионерлар картлык буенча хезмәт пенсиясенә югары  фиксацияләнгән  түләү ала. Татарстан Республикасында әлеге категориягә караган пенсионерлар барлыгы 90 156.

Петербург халыкара икътисади форумы барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина кече бизнеска ярдәм итү турында тәкъдим ясады.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина рәислегендә Татарстан Республикасында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International