ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Бала — төп пассажир» акциясе кысаларында күп балалы махсус хәрби операциядә катнашучы  Александр Коваль гаиләсенә 2024 елның 5 апрелендә дөньяга килгән яңа туган сабый өчен балаларны тоткарлау җайланмасы — автолюлька тапшырылды.

"Дуслык" паркында "Форпост" үзәге тәрбияләнүчеләре төрле яшьтәге кунаклар өчен уен оештырды.

Юл-транспорт һәлакәтен кисәтү максатыннан, җәйге мәктәп яны лагеренда, 1 нче мәктәп базасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча әңгәмә узды.

Эш сәфәре белән Менделеевскида Татарстан Республикасы Рәисенең ярдәмчесе һәм Татарстан Республикасында «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасы җитәкчесе Тимур Сөләйманов булды

Дәүләт Думасы депутатлары бертавыштан «Киев режимы тарафыннан балигъ булмаганнарга карата җинаятьчел гамәлләрне тикшерү буенча парламент комиссиясенең йомгаклау чыгышы турында» карар кабул итте. Шулай ук тиешле карар Федерация Советы тарафыннан кабул ителә.

Дәүләт Думасы миграция өлкәсендә куркынычсызлык чараларын тәэмин итүгә һәм камилләштерүгә юнәлдерелгән закон проектларын беренче укылышта кабул итте. Закон проектына ярашлы рәвештә, Россиядә законлы булу хокукына ия булмаган мигрантларга карата депортация һәм административ куып чыгару белән беррәттән сөрген режимы да гамәлдә булачак.

Дәүләт Думасы балаларга алкогольсез  эчемлекләр сатуны тыючы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Эчемлекне җибәргәндә, сатучы сатып алучыдан паспорт таләп итәргә хокуклы булачак.


19
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Кабул итүгә язылу (843)221-80-36 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алып барыла.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән расланган квалификацияле белгечләр белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтүгә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидияләр бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде.


18
июнь, 2024 ел
сишәмбе

2024 елның 3 июлендә Менделеевск муниципаль районының Менделеевск шәһәрендә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. Кабул итү Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе җитәкчесе белән берлектә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International