2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.
Абалач авыл китапханәсендә “Геройны таны” әдәбиуены үткәрелде.
«Иң яхшы уку вакыты» А. Алиш премиясе лауреатларының китапларын укыйбыз.
«Ялкын»га – 95! Шундый исем астында Бәзәкә китапханәсендә “Ялкын” журналына библиографик күзәтү үткәрелде.
24 март көнне 11.00 сәгатьтә Дуслык паркында Нәүрүз бәйрәме узачак. Программада шәһәр һәм районның иҗат коллективлары концерты. Барлык теләүчеләрне дә бәйрәмгә көтеп калабыз.
Иске Гришкин авыл китапханәсе “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш премиясе лауреатлары китапларын укыйбыз” акицясенә кушылды.
Татар әдәбиятының олуг язучысы Әмирхан Еники ның тууына 110 ел тулу уңаеннан Камай авылы китапханәсендә “Әмирхан Еники тылсымы“ дигән әдәби очрашу уздырылды.
11 нче "Балачак планетасы» балалар бакчасында «Халыклар төрле – Республика бер" дигән Республика милли мәдәниятләр конкурсы булып узды, анда мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр катнашты.
22 нче март көнне Турай авыл китапханәсендә Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан “Балачактан яраткан шигырьләр” дигән кычкырып уку сәгате үтте. Түбән сыйныф укучылары А.Бартоның Г.Тукайның М. Җәлилнең шигырләрен яратып укыдылар.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендэ Татар Тәкәше клубы мөдире Мусина Айгөл, шифаханә фельдшеры Батталова Гөлфия белән берлектә авыл халкы белән әңгәмә уткәрелде.