ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Енабердино авыл мәдәният йортында Метеоролог көненә багышлангын чара уздырылды. Балалар белән мультфильмлар, төрле конкурслар уздырылды.

   23 нче март көнне Сәйтәк авылы клубында яшүсмерләр өчен “Әзерлек 01” исемле чара узды. Чараның максаты: яшүсмерләрне гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Бигрәктә халык күп җыела торган мәдәни ял итү урыннарында. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. катнашучыларны янгын вакытында  тәртип кагыйдәләре ,эвакуация планы белән таныштырды.Янгын чыгудан саклану кагыйдәләрен аңлатып үтте.Шулай ук бергәләшеп янгын сүндерү  җайланмасын  куллану кагыйдәләрен өйрәнделәр.

Ижевка мәдәният йортында "Ура, каникуллар!" дип аталган күңел ачу программасы узды. Балалар өчен уеннар, конкурслар үткәрелде. 

24 мартта Тойма авылы клубында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә әти-әниләр, апалар һәм балалар катнашты. Нәүрүз бәйрәмендә катнашучылар тәмле коймаклар белән сыйландылар. Бәйрәмгә авылдашыбыз Ольга Сергеевна үзенең Егорка исемле ишәге белән килгән иде. Ул балаларны ишәгенә атландырып йөртте. Бәйрәмдә уен, җыр, биюләр башкарылды. Килгән кунаклар бик кәнагать булып калдылар.

31 март 15.00 сәгатьтә  С. Гассара ис. мәдәният сараеда "Кристалл"  халык бию ансамбленең " Праздник танца " концертына чакыра . Билет бәясе 150 сум. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.

23 нче март конне,  Камай авылы мэдэният йорты алдында "Нэуруз" бэйрэме уткэрелде. "Нэуруз"-"Яна кон "дигэн мэгънэне анлата. Бэйрэм уеннарга, жырларга, биюлэргэ бик бай булды. Кунелле уеннарда балалар белэн бергэ, бэйрэм  тамашасына килгэн авылдашларыбыз да бик телэп катнашты.Культура эшчелэре коче белэн мул табыннар эзерлэнде. Хэрбер телэуче бар ризыкны да авыз итеп карый алды. Бик кунелле итеп каршы алдык язны!

 

27 март көнне сәгать 10.30 да С. Гассара ис. Мәдәният Сараеда "Кристалл" халык бию ансамбленең “Радуга планеты детства” концертына чакыра . Билет бәясе 70 сум. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз.

24 март көнне С. Гассар ис.мәдәният сарае каршындагы мәйданда  бәйрәм чаралары узды.

Нәүрүз иң борынгы игенчелек бәйрәме, аның килеп чыгышы игенчелек календаре барлыкка килүгә бәйле. Яз килүен һәм ай календаре буенча Яңа елны исәпләү ноктасы булган бәйрәм. Нәкъ менә яз килү белән кешенең яхшы якка үзгәрүенә аерым өметләре, шатлык һәм бәхет көтүе, кешеләр бөтен үпкәләрне кичергәндә, начарлыкларны онытуга  бәйле.

Концерт программасы, тәмле пылау, балалар аттракционнары менделеевлыларны мәйданда көтте. Җыелганнарны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин сәламләде.

 


22
март, 2019 ел
җомга

Мусина Әминә агач тактаны көйдереп рәсем ясау ысулын эшләп карады.

Театр елы кысаларында чираттагы чара мәктәп укучылары белән уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International