2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.
21 март көнне 7нче балалар бакчасында Татар китапханәсе белән берлектә, “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.
Яшь буынга борынгы бәйрәмнәрне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йола-уеннарын гел искә төшереп торырга кирәк. Бу хакыйкатьне истә тотып, китапханәче Розалия Яраханова, мәктәпнең балалар оешмасы җитәкчесе Гөлнара Әхмәтгәрәева һәм мәдәният хезмәткәрләре берләшеп,"Нәүрүз килә, каршы ал!" дип исемләнгән бик матур чара оештырдылар.
21 нче март көнне Халыкара курчак театры көне. Шул уңайдан Сәйтәк авылы клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. “Ләйсән” балалар бакчасы балалары өчен “Театр балаларга” исемле танып белү сәгате уздырды.
21 нче мартта Тойгуҗа авылы китапханәсендә “Язгы кәеф - шигърияттә” исемле шигъри кичә үткәрелде.
Һәр елны 21 мартта Бөтендөнья Шигърият көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсенә килгән һәр укучы “Җаныма аваздаш шигырьләр” исемле күргәзмә белән танышып, күңеленә ошаган шигырьләрне укый алды. Кызганычка каршы, шигырьләрне бар кеше дә укымый .Әлеге чара шигъри сүзнең матурлыгын тоя белергә өйрәтү максатыннан үткәрелде.
Нәүрүз - борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. Татар халкы Яңа елны март аеның 21 ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн "Нәүрүз" дип аталган. 21 март көнне Песәй авылы мәктәбендә мәктәп, китапханә, балалар бакчасы, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның иң изге йолаларының берсе - Язгы яңа ел - Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.
20 март көнне Үзәк китапханә залында татар китабына битараф булмаган әдәбият сөючеләр җыелды. Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче, ТР журналистлар берлеге һәм ТР язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемэндәге премия иясе, "Казан утлары", "Мәйдан" журналларының бүләк мөхәррире, “Ислам нуры” дини-иҗтимагый гәзитенең баш мөхәррире; әсәрләре, җырлары аша күңелгә үтеп кергән Айгөл Габдулла кызы Әхмәтгалиева белән әдәби очрашу уздырылды.
2019 елда беренче космонавт - Ю. А. Гагаринның тууына 85 ел тулды. Шул уңайдан, Илнәт авылы китапханәсендә "Гагаринның җир орбитасы» дип исемләнгән күргәзмә – танышу үткәрелде.
Балалар китапханәсе 1 «Г» сыйныф укучылары өчен Ю. А. Гагаринның 85 еллыгына багышланган «Гагарин турында китаплар укыйбыз» төбәкара акциясе кысаларында «Кеше күккә күтәрелде» дип исемләнгән тарихи экскурсия үткәрде.