ЯҢАЛЫКЛАР


3
ноябрь, 2023 ел
җомга

Балаларга айлык түләүне ана капиталы акчаларыннан алган республика халкына октябрь өчен акчалар вакытыннан иртәрәк - 3 ноябрьдә килә.

2023 елның 19 сентябреннән Россия Федерациясе Президентының 703 номерлы  Россия Федерациясе гражданнарына бер тапкыр бирелә торган түләү турында Указы чыкты.

Кемгә һәм кайчан пенсияләрнең артуы турында Россия Социаль фондында сөйләделәр  

Әлфия Когогина: балаларны карау буенча гаиләләргә түләүләр бала карау ялыннан иртә чыкканда сакланачак


2
ноябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе»ннән Татарстан Республикасы территориясендә  2023 елның  2 ноябре 18.00  сәгатьтән  3 ноябре 10.00 сәгатькә кадәр    метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында  кисәтү килде:

2023 елның 2 ноябре кичендә, 3 ноябре төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15 м/с кадәр көчле җил көтелә; кичен, төнлә һәм иртән томан.

Татарстан Республикасы буенча Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсе киңәш итә:

Томан вакытында

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентлашуны  югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә   хәрәкәт иткәндә кискен  үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти ара ераклыгын арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен туктап калмаска, туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән җәяүлеләр кичүе аша  гына чыгарга киңәш ителә. Юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең туктау юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга кирәк. Ерактан күренеп торырлык жилет кулланырга яки киемгә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетергә. Игътибарлы һәм сак булыгыз!

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Чаллы клиентлар хезмәте гражданнарны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8:00дән 20:00гә кадәр кабул итүен дәвам итә

Бердәм пособиегә банк реквизитларын ничек алыштырырга?

2023 елда инвалидлар алган һәр бишенче техник тернәкләндерү чарасы диярлек электрон сертификат ярдәмендә түләнә.

Альбина Сәгыйрова Татарстан Республикасында югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү милли үзәгенең бүлекчәсен җитәкли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International