ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2021 ел
чәршәмбе

Менделеевскида «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе старт алды.

Үзмәшгульлек режимын популярлаштыру, финанс грамоталылыгының дәрәҗәсен арттыру һәм үзмәшгуль гражданнарның үзмәшгульлекләрен Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән субсидияләр алу өчен документлар тапшыруга әзерләү максатыннан 2021 елның 1 сентябреннән 20 сентябренә кадәр төбәктә «Фабрика. Үзмәшгульләр» программасы үткәрелә.

Район башлыгы "Менделеевск яңалыклары" Instagram аккаунтында турыдан-туры эфир үткәрде.

Пенсия алды яшендәге гражданнар өчен элек пенсия яшенә җиткәннән соң бирелә торган ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары саклана: бушлай дарулар һәм транспортта йөрү, капиталь ремонт һәм башка торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташлама, милек һәм җир салымнарыннан азат итү һәм башкалар.

Кагыйдәләрнең 28.06.20021 ел, № 1037 пункты нигезләмәләре нигезендә йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан хатын-кызга пособиеләр билгеләү йә билгеләүдән баш тарту турында карар һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык пособие (алга таба - пособиеләр) Пенсия фондының территориаль органы тарафыннан пособие билгеләү турындагы гаризаны теркәгәннән соң 10 эш көне эчендә кабул ителә.

1) Сорау.

8-17 яшьлек баланың опекуны балага айлык пособие билгеләү хокукына ияме? Ата-ананың икесе дә ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Судның алиментлар билгеләү турындагы карары чыгарылмаган.

Җавап. Хокук юк, чөнки алиментлар түләү турында суд карары юк.

24 августта Тат. Чаллы мәдәният йортында фильм карау булып узды. Тамашачылар "Яшәделәр" дигән күңелле авыл комедиясе атмосферасына чумдылар.

2021 елның 1 сентябреннән "гараж амнистиясе" турындагы Закон үз көченә керә, аның гамәлдә булуы 2026 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Моның белән бәйле рәвештә, Татарстан Росреестры Кадастр палатасы белән берлектә 26 августта 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр гараж билгеләнешендәге күчемсез милек объектларын, шулай ук алар урнашкан җир кишәрлекләрен теркәү һәм кадастр исәбенә кую мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрәчәк.

Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә онлайн режимында иртәнге киңәшмә булды.

24 август көнне Татар Чаллы авыл китапханәсенә балалар «Тугрылыклы, мәрхәмәтле. Хуҗа эзлим» мәрхәмәтле минутка җыелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International