ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

22 июньдə Тойма авылы китапханəсендə китапханəче мəдəният хезмəткəре белəн берлектə  «Тынычлыкныӊ кадерен белик» исемле танып белү сəгате уздырдылар.

22 июнь илебез өчен иң кайгылы, ачы күз яшьле, фаҗигале көн. Бу көн сугышка китеп, туган ягына әйләнеп кайта алмаганнарны искә алу, Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарын күнелләребездә яңарту көне. Балаларга  патриотик тәрбия бирү, сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын аңлату максатыннан, Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М.  һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен  “Һаман да хәтердә...”  исемле хәтер сәгате әзерләделәр.

Турай авылында хәтер һәм мәтәм көне


21
июнь, 2019 ел
җомга

Җәй-киеренке уку елыннан соң балаларның ял итү өчен менә дигән вакыт. Җәйге вакытта балалар күбрәк урамда уеннар белән мавыгалар, озак вакытлар кояш нурлары астында йориләр. Балаларга җәен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү өчен, 19 июнь көнне Песәй авыл китапханәсендә «Җәй көне балаларның куркынычсызлыгы» дип исемләнгән файдалы мәгълүмат сәгате үткәрелде. "Куркынычсыз җәй» дигән стенд ясалды.

Турай авылында «Авыл бәйрәме» уздырылды


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

19 нчы июнь көнне Тойгуҗа авылы китапханәсе белорус, совет язучысы Василь Быковның тууына 95 ел тулу уңаенннан “Сугыш ялкынында кеше булып калырга“ дигән әдәби сәгать үткәрде.

18 июнь көнне «Теремок» мәктәп яны лагере балалары Песәй авылы китапханәсе «Тылсымлы театр дөньясы» дип исемләнгән китапханә-тамаша залына килделәр, балалар үз кочләре белән әзерләгән әкият куйдылар.


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

19 июнь көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе нәни укучыларына китаплар алып “Ләйсән” балалар бакчасына килде һәм “Китаплы балачак” исемле әкиятле сәгать уздырды.

Халыклар дуслыгы йортында С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда «Керэшен чибэре-2019» II район конкурсына әзерлек этабында катнашучылар шәһәребезнең уңышлы ханымнары  белән очрашты.  Очрашу "Хәзерге кыз нинди булырга тиеш?» темасына багышланган иде. Чарада  Алсу Галимуллина - танылган блогер,  укытучы, Юлия Абдуллина-шәһәрнең бизнес-ледисы, район балалар Думасына нигез салучы- Дарья Минһаҗетдинова  катнаштылар. Барлык кунаклар да төрле һәм кызыклы шәхесләр. Алар уңышка үз юллары турында сөйләделәр, конкурсантларны илһамландырдылар. Кичә бик күңелле үтте.


18
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Сәйтәктә табигать дуслары


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International