7 апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. Сәламәтлек – ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә. Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. укучыларга, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан, ”Сәламәтлек иленә сәяхәт ” дип исемләнгән уен тәкъдим итте.
6.04.19 Камай мәдәният йортында “Елмаю бүләк итәбез!” дип аталган рәсем конкурсы узды.
5 апрельдә Монай мәдәният йортында “Җир көне” Бөтендөнья акциясе уңаеннан бөртекле культураларны үстерү буенча остаханә дәресе уздырылды.
7 нчы апрель көнне Сәйтәк авылы клубында, ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелүе кысаларында, төрле яшьтәге балалар өчен «Мин яратам сине,туган ягым!” исемле квест-уен оештырылды.
6 нче апрель көнне Сәйтәк авыл клубында”Музей язы-2019” акциясе кысаларында “Музей синемотографы” дип исемләнгән чара уздырдырылды.
6 апрельдә Татар Чаллысы мәдәният йортында җылы яклардан кошлар кайтуга багышланган чара узды.
7 апрельдə Тойма авылы китапханəсендə китапханəче мəдəният хезмəткəре белəн берлектə бөек химик Д.И.Менделеевныӊ тууына 185 ел, Россиядə химия периодик таблицасына 150 ел тулуга багышлап, «Д.И.Менделеев-Россия фəненеӊ горурлыгы» дигəн танып-белү сəгате уздырдылар.
6 апрель Халыкара мультфильмнар көне. Әлеге дата 2002 елда гамәлгә куелган Халыкара анимацион кино ассоциациясе һәм бәйрәм ителә бөтен дөньяда. Бу көнне Турай авыл китапханәчесе Байрамгалиева З. М. «Карлыгач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Тылсымлы илгә виртуаль сәяхәт оештырды.
7 апрелдә Монай мәдәният йортында “ Мин сәламәт!” дип аталган спорт уеннары уздырылды.
Ижевка мәдәният йортында 5 апрельдә “Күңелле ял кичәсе” уздырылды.