ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2019 ел
җомга

21 нче февраль- халыкара телләр көне көне уңаеннан Тихоново авылында мәдәни чара- милләтләр очрашуы булды. 

19 февральдә Иске Гришкин мәдәният йортында халык җыелышы булды. Җыелыш алдыннан мәдәният хезмәткәрләре ял концерты куйдылар.

21 февраль көнне Ижевка мәдәният йортында Халыкара туган телләр көненә багышланган "Туган телем-халкым байлыгы" исемле тематик кичә үткәрелде.

21 нче февраль- халыкара телләр көне көне буларак билгеләп үтелә.Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре дә әлеге датаны балалар белән бергә искә төшерделәр. 

 

 

 

21 февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне Песәй авыл китапханәсендә балалар бакчасы һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә «Туган телем, матур телем» дип исемләнгән әдәби-музыкаль сәгать үткәрелде.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

21 февраль көнне  Фируза Габдрахманова 1нче урта мәктәбендә 5 сыйныф балалары белән Муса Җәлилгә багышланган әдәби сәгать үткәрде. Фируза Габдрахманова  балаларны Муса Җәлилнең кыскача биографиясе белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең концлагерьда тоткынлыкта үткәргән вакытта, бердәнбер коралы – аның шигырьләре булуын белделәр. 
Каты газаплар да, үлем җәзасына хөкем ителгәннәрнең камералары да шагыйрь ихтыярын сындырмаган. Муса Җәлил исеме батырлык символын гәүдәләндерә. 
Күп кенә китап укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштылар, аның фаҗигале язмышы, Россиягә әсирлеккә язылган шигырьләре ничек эләгүе турында белделәр. 
Балалар барысы да бердәм булып  Фируза Габдрахмановага рәхмәтләрен белдерделәр.

20 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә Бөтенроссия  “Славься, Отечество” патриотик иҗат фестивале узды. С.Гассар мәдәният сараен “Талларым” татар эстрада җыры ансамбле К.Галлямова җитәкчелегендә катнашты. Шулай ук Халык ветераннары хоры солисты Л.Кривилева чыгыш ясады.Бәйге азагында “Талларым” II дәрәҗә, Лариса Кривилева III дәрәҗә Лауреатлары булдылар.Киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.   

2019 елның 2 март көнне сәгать 16.00дә  “Менделеевск чишмәләре”  рус җырының  III төбәк фестиваль- бәйгесенең Гала-концерты узачак. Теләүчеләрне көтеп калабыз. Керү буш.

22 февраль көнне сәгать 12.00дә С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә  багышланган бәйрәм концерты узачак. Теләүчеләрне көтеп калабыз. Керү буш.

Татар Тәкәше авылы клубында "Самавыр янында очрашулар" дип аталган ял кичәсе уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International