18 гыйнвар көнне Псәй авылы китапханәсендә “Рукодельницы” түгәрәгенең чираттагы дәресе узды. Кызлар матур розалар бәйләргә өйрәнделәр.
19 гыйнвардан Псәй авылы китапханәсендэ «2019 – год рабочих профессий» күргәзмәсе эшли. Анда һөнәр дөньясы турында файдалы мәгълүмат тупланган китаплар һәм мәкаләләр тәкъдим ителгэн.
17 гыйнварда С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда “Новогодний микс”. дискотекасы узды. Тамашаны алып баручы Гөлназ Стрелкова һәм DG Дмитрий Смыков оештырдылар. Катнашучылар күңелләрен ачтылар.
20 гыйнварда Атказанган халык иҗаты коллективы “Шаян”, “Беренче адымнар” ачык республика яшь башкаручылар фестиваль-конкурсында катнаштылар. Чара Яр Чаллы шәһәрендә узды. Шаянлылар лаеклы чыгыш ясадылар һәм үз осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар иң яхшылар булу хокукы өчен көч сынаштылар. Чыгышларны компетентлы жюри бәяләде. Иҗади уңышлар теләп калабыз.
28 гыйнвар көнне 15.30 сәгатьтә С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае барлык теләүчеләрне Ленинград блокадасын өзүгә багышланган “Кышкы иртә” фильмын күрсәтүенә чакыра.
Иске Гришкин авылы китапханәсендә “2019 ел- Татарстанда Эшче һөнәрләр елы” уңаеннан кечкенә сыйныф укучылары “Һәр һөнәр дә кирәкле!” (“Все профессии важны!” ) исемле күргәзмә белән таныштылар.
Абалач авыл китапханәсе мәктәптә Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган батырлык сәгате үткәрде.
Үзәк китапханә 1нче мәктәпнең 11 сыйныф укучылары өчен Николай Рубцов иҗатына багышланган шигъри-музыкаль сәгатьүткәрде. 19 гыйнварда шагыйрьне искә алу көне билгеләп үтелә. Чарада Николай Рубцовның шигырьләре һәм җырлары яңгырады.
Балалар халык иҗаты “Росток” конкурсы III район күләм фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады.Гаризалар liliya83-29@mail.ru почтасына 2019 елның 10 февраленә кадәр кабул ителәчәк. Теләүчеләрне көтеп калабыз.
Рус җыры конкурсы III төбәк фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады.Гаризалар liliya83-29@mail.ru почтасына 2019 елның 18 февраленә кадәр кабул ителәчәк. Теләүчеләрне көтеп калабыз.