23 гыйнвар көнне Тихоново авылы китапханәсендә «Ленинград блокадасында 900 көн» дигән чара үткәрелде.
25 гыйнварда С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда Студентлар көненә багышланган дискотека була. Теләүчеләрне чакырып калабыз.
1 нче мәктәпнең 7 «Б» сыйныфы укучылары өчен (җитәкчеләре Муллахметова В. А.) балалар китапханәсе хезмәткәре Сырышева Т. Н. “Кызыклы дөньяда” дигән уен үткәрде.
22 нче гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсендә Татарстан президентының Казан кремле музей – тыюлыгын булдыру турындагы карары кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан "Казан Кремле-элеккесе һәм хәзергесе" дип аталган тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче Казан кирмәнендә урнашкан архитектура һәйкәлләре - тарихи биналар, музейлар турында әйтеп үтте. Китап укучылар китаплардан Казан кирмәне турында язмаларны укыдылар.
Тойгуҗа авылы китапханәсендә рус язучысы Павел Бажовның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Урал таулары әкиятчесе - Павел Бажов" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укырга яратучылар анда куелган китаплар белән танышалар "Көмеш тояк", "Таш Чәчәк " һәм башка әкиятләре буенча куелган әкият-мультфильмнарны искә төшерәләр.
22 гыйнварда Тат. Чаллы авыл китапханәсендә башлангыч мәктәп укучылары белән А. Гайдарның тууына 115 ел тулуга багышланган "Сугыш сере, Кибальчиш малай турында әкиятләр" буенча очрашу узды.
22 гыйнвар көнне Яңабирде авыл китапханәсендә сугышчы, язучы, тәрбияче Аркадий Петрович Гайдарга багышланган «Тормышы батырлык үрнәге» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
22 гыйнвар көнне Ижёвка мәдәният йорты коллективы «Ижминводы» ял йортында ял итүчеләргә «Кышкы кич утыру» чарасын уздырды.
21 нче январь көнне Камай авылы китапханәсендә “Тылсымлы куллар” түгәрәгенең чираттагы дәресе узды.
21 гыйнвар көнне Илнәт авыл китапханәсе Калуга шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе оештырган «Гайдарны бүген укыйбыз» дигән челтәр акциясенә кушылды.