Кышкы каникулларның сонгы көнендә бәзәкәлеләр һәм балалар өчен күмәк чана шуу оештырылды.
11 нче январьда Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Саулык” социаль ярдәм үзәгендә рәссам И.И.Шишкинның туган көне уңаеннан “Пейзаж остасы” исемле танып белү сәгате уздырдылар.
10 январь көнне Бәзәкә авылы китапханәчесе үзенең нәни китап укучыларына “Әкиятле сәгать” үткәрү өчен “Ләйсән” балалар бакчасына килде.
11 гыйнвар көнне Турай авыл китапханәсендә тыюлыклар һәм парклар көненә багышланган “Тыюлыклар буйлап сәяхәт" дигән викторина узды.
11 гыйнвар календарь битләренә Рәхмәт көне булып керде.
С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае 14 гыйнвар көнне “Яңа ел күңеллелеге” балалар дискотекасына чакырып кала.
12 гыйнварда 16.00 сәгатьтә С.Гассар исемендәге Мәдәният Сараенда удмуртча чыршы бәйрәме “Ойдоле чош пукомэ, Вуж Выль арез пумиталомэ!” үткәрелә. Бәйрәмгә барчагызны шатлык белән көтеп калабыз.
С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йорты Яңа ел калейдоскопына чакырып калалар.
Раштау бәйрәм
8 гыйнвар көнне ТР Менделеев районы крәшеннәр оешмасы иниөиативасы буенча С.Гассар исемендәге Мәдәният Сараенда Раштаубәйрәм узды. Чарада “Бигәш” Халык фолҗклор этнографик ансамбле (Иске Гришкин авылы), крәшен җыры фолҗклор ансамбле “Карендәшләр” (Сәйтәк авылы), крәшен җыры фолҗклор ансамбле “Туганайлар” (Менделеев шәһәре) катнаштылар. Катнашучылар театралләштерелгән тамашада, бәйгеләрдә катнаштылар. Бәйрәм күңелле үтте.
ТР Менделеев районының кряшеннәр оешмасының конференциясе.
8 гыйнвар көнне Менделеев районы кряшеннәр оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды. Чарада мәдәният идарәсе башлыгы- Екатерина Шигапова, Халыклар дуслыгы йорты директоры- Фирүзә Габдрахманова катнашты. Конференциядә кряшеннәр оешмасының җитәкчесе Валентина Мамакова һәм Виктор Япаев чыгыш ясадылар.