ЯҢАЛЫКЛАР


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

24 декабрь конне ТатРИТЭКнефть «ТПП» РИТЭК " ААҖ Менделеев районыннан 45 бала өчен яңа ел иртәсе үткәрде. Шулай ук бу көнне Тукай, Алабуга, Актаныш, Мамадыш районнары да чакырылган иде.

24 нче декабрьдә Тат.Чаллы авылы мәктәбендә “Елның иң яхшы китап укучысы“ исемле тантаналы линейка узды. Китапханәче Шишова Е.Б. китапханәгә йөрүче укучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм актив китап укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

26 декабрдә 2018 елда 14.00 сәгатьтә Яңабирде урта мәктәбендә балаларга удмуртча чыршы бәйрәме “Выль Арен! Выль шудбурен!”  үткәрелә. Бәйрәмгә  барчагызны шатлык белән көтеп калабыз.

Кокшан авыл клубында чәй көне үткәрделәр.

25нче декабрь көнне Турай мәдәният йортында балалар өчен “Хуш киләсең, Кыш бабай” дигән күңелле  узды. 

21 декабрь көнне Абалач авыл китапханәсендә, Рәсүл Гамзатовның  90еллыгы уңаеннан, “Халыкның рухи терәге” дигән әдәби кичә уздырылды. Китапханәче язучының тормыш юлы белән таныштырды, шигырьләр укылды, “Рәсүл Гамзатов торналары” дигән презентация күрсәтелде.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 21нче декабреннән С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда “Алиса могҗизалар илендә”  театральләштерелгән  куңелле Яңа ел тамаша бара. Тамашада мәдәният сараенда тәрбияләнүче балалар һәм А.Ахунов халык театры яшь артистлары Гөлназ Стрелкова башлыгында катнашалар. Бу көннәрдә тамашачыларны  Алиса, Куян, Кызыл һәм Ак Патшабикәләре,  киләсе ел символы Дуңгыз баласы һәм  башка персонажлар кызыклы могҗизалар белән көтеп калалар. Тамашадан соң чыршы янында сюрприз- Кыш Бабай, Кар кызы, уен-көлке һәм дискотека  көтә. Тамашачы чыршы бәйрәмнәрен овацияләр белән хуплый.

Монай мәдәният йортында Гөлүзә Петухованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан иҗат кичәсе уздырылды.

21 декабрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре “Саулык” социаль ярдәм үзәгендә “Китап битләреннән зур экранга” дип исемләнгән кино-ассорти үткәрделәр.

Монай мәдәният йортында балалар өчен күңел ачу чарасы уздарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International