Ижёвка мәдәният йорты иҗат коллективлары "Ижминводы" санаториенда "Туган авылым- гомер бишегем" дип аталган ял программасы белән чыгыш ясадылар.
Балалар китап ханәсендә №1 мәктәпнең 8 “В” сыйныф, №1 гимназиянең 7 сыйныф, №4 мәктәпнең 8 сыйныф укучылары белән “Әфганстан-минем йөрәк ярам” исемле әдәби сәгать үткәрелде.
1 нче мәктәп укучылары «Полиция Кыш Бабае» дигән яңа ел акциясендә катнаштылар.
25 декабрьдә Үзәк китапханәнең уку залында Яңа ел алды лотереяләре уйнатылды.
2018 елның 26 нчы декабрендә Песәй урта мәктәбендэ “ Кышкы әкияткэ сәяхэт” дигэн яңа ел тамашасы булып узды.
26 нчы декабрьдә Абалач авылы китапханәсендә яңа елга багышланган “Кыш патшалыгында” исемле әдәби брейн–ринг уздырылды.
25 нче декабрьдә Абалач авылы китапханәчесе балалар бакчасында инвалид балалар турында “Янәшәбездә алар да бар” исемле әңгәмә уздырды. Инвалидлар турында презентация караганнан соң, китапханәче балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде.
25 декабрь көнне Тихоново авылы китапханәсендә Яңа елга багышланганмәгълүмат дәресе үткәрелде.
23 декабрдә Казанда Халыклар Дуслыгы йортында “Мудорвай” республика күләмендә балалар конкурсының гала –концерты узды. Концертта республика районнарының җиңүчеләре катнашты. Алар удмуртча җырладылар, шыгырьләр сөйләделәр һәм шулай ук удмурт халкы биюләрен башкардылар. Чара азагында Татарстан Республикасы удмуртлар милли автономиясенең рәисе Андрей Герасимов дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук катнашучыларга Яңа ел тамашасы күрсәтелде. Безнең районны Монашево авылында яшәүче Степанова София (1нче сыйныф укучысы, педагог Никандрова Людмила Витальевна ) тәкүдим итте. Ул Лауреат дипломына лаек булды.
С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йорты Яңа ел калейдоскопына чакырып калалар.