ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

Тискәре күренешләрне профилактикалау ” дигән темага  ата-аналар җыелышы

15 нче ноябрь көнне  Турай  урта гомуми белем бирү мәктәбендә   “   Тискәре күренешләрне профилактикалау ” дигән темага  ата-аналар җыелышы булып узды. Ата – аналар җылышында түбәндәге  мәсьәләлргә өстенлек бирелде:  укучыларның уку-тәрбия эшчәнлеге; патриотик тәрбия ; 9-11 сыйныф укучыларын БДИга әзерләү турында әйтелде. Шулай ук  балаларның  тәртипләре , дәресләргә  соңга  калмыйча йөрүләре турында  да әйтелде.

КФУ вәкилләре белән очрашу.

28 нче ноябрь көнне 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә очрашу үтте.  11нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары белән КФУ кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе урынбасары Белов Е.В. очрашты. Уку йортының  тарихы, факультетларның төрлелегетурында сөйләде. Шулай ук демонстрацион ролик күрсәтелде, аның ярдәмендә балалар Алабугада уку турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белә алдылар. Очрашудан соң шәхси сораулар бирелде.

 

 Яңа бирде мәктәбендә ноябрь ае- хокук ае дип игълан ителде.

 Бу уңайдан  мәктәптә түбәндәге чаралар үтелде. 20 ноябрь дә балалар конвенциясе хокуклары көнендә. “Мин һәм минем хокукларым” дигән станцияләр буенча ярыш үткәрелде

Бүген гимназиядә Ватаныбыз  тарихы буенча тест формасында Халыкара  акция узды. Акциянең оештыручысы Дәүләт Думасының Яшьләр парламенты.Рәсәй Федерациясенең  Хәрби университеты галимнәре төркеме әзерләгән биремнәрендә  илебез тарихы колачланган иде. Үзләренең белемнәрен  төрле яшьләрдәге 100 дән артык кеше тикшереп карады. Быелгы тест Рәсәй Федерациясе Конституциясенең 25 еллыгына багышлана.

Булмас димә!

 

Япон телендә шундый әйтем бар: «татарча атлау» яки «татар адымы». Ул ниндидер бик мөһим эш яки тәвәккәллек турында сөйләгәндә кулланыла.

 

В. И. Дальнең «Аңлатмалы сүзлеге» һәм Ф. А. Брокгауз белән И. А. Ефронның Энциклопедик сүзлеге буенча «ура» сүзе татарның «ур»-ор сүзеннән килеп чыккан.

Беләсезме?

 

XIX гасырга кадәр татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы кулъязма хәлендә генә яши, ләкин бу аңа киң таралырга һәм танылырга комачаулык итми. Әйтик, мәсәлән, озак еллар буена бу әсәр язылган китап кияүгә чыгучы татар кызларының күбесенең бирнәсендә була торган мәҗбүри әйбер булып саналган.

Кызыклы фактлар

Испан, португал һәм баск телләрендә Татарстан дигән сүз ике «р» белән языла:
Tartaristán - испан телендә;
A República do Tartaristão - португал телендә;
Tatarstan edo Tartaria - баск телендә.
Шулай ук ике «р» әйтелә:
француз телендә татарча соус дип әйткәндә (фр. sauce tartare).
дөньяның күп кенә телләрендә «Татар бугазы» дип әйткәндә, тимәсәлән:
Strait of Tartary - инглиз телендә;
Stretto dei Tartari - итальян телендә;
Tartarsundet - норвег телендә;
Estreito da Tartaria - галл телендә.

Якташыбыз – горурлыгыбыз.

 

Вафирә Гыйззәтуллина – җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты.

Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа.Мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында укый, 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала.

1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар арасында җиңеп чыга.1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли, 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты. Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли.

2001 елның 17 сентябрендә юл казасында һәлак була.

 

Якташыбыз – горурлыгыбыз.

 

Вафирә Гыйззәтуллина – җырчы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисты.

Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә ТАССРның Менделеевск районы Камай авылында туа.Мәктәпне тәмамлагач Казан музыка училищесында укый, 1965-74 елларда Казан консерваториясендә белем ала.

1974 елда Советлар Берлеге күләмендә үткәрелгән халык җырларын башкаручылар арасында җиңеп чыга.1974-75 елларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшли, 1975-94 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты. Вафирә Гыйззәтуллина АКШ, Австрия, Германия һәм Кубада да чыгыш ясый. 1997-2001 елларда "Татарстан" телерадиоширкәтендә эстрада оркестры солисты булып эшли.

2001 елның 17 сентябрендә юл казасында һәлак була.

 

01.11 2018  ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Менделеевск мәктәбе” нең укучылары балалар иҗат үзәге базасында оештырылган "Көзге мотивлар" дип исемләнгән муниципаль конкурста катнаштылар.  Конкурсантлар чарага җаваплы әзерләнделәр. Әмма жюри әгъзалары билгеләп үткәнчә, һәр конкурста иң көчлеләр була. Чыгыш нәтиҗәләре буенча 6 нчы сыйныф укучысы Шәяхмәтова И. конкурста катнашучы сертификаты алды, Качмашев Д. - 2 нче урын өчен диплом белән бүләкләнде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International