29 февраль көнне сәгать 10да 10 балалар бакчасының музыка залында бик якты һәм күңелле булды. Яшь җәяүлеләр физик культура инструкторы Иргубаева Э.М. җитәкчелегендә региональ балалар арасында юл - транспорт яралануны профилактикалау "Игътибар! Объективта иминлек!" флешмобында катнаштылар.
Бүген 1 март көнне Турай авылы мәдәният йортында китапханә һәм балалар бакчасы белән берлектә йорт хайваннарына багышланган бәйрәм үтте. «Кем әйтте мяу?» чарасында «Карлыгач» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашты.
25 нче февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә Бөтенроссия хореография сәнгате солистлары бәйгесе «Соло дэнс Чаллы - 2016» үтте.
28 февральда Яңа бирде авылында хәрби-патриотик уен «Зарница» үткәрделәр.
2016 елның 29 февралендә Халыклар Дуслыгы йорты директоры “Менделеев шәһәренең Ассамблеялары үрнәгендә филиалларның этнокультур һәм методик эшчәнлеге” дигән доклады белән чыгыш ясады.
29 февраль көнне Менделеев шәһәренең 1 санлы мәктәбендә Бөек җиңүнең 71 еллыгына багышланган район бәйгесе "Саф һәм җырлар смотры" булып узды.
26 февральда «Әкият» 2 нче балалар бакчасы нигезендә район туры «Иң яхшы балалар тәрбиячесе” бәйгесе үтте.
24 февральдан 27 февральга кадәр Казанның «Яшьләрнең казанышлары» үзәге, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә «Мәктәп бизнес-төркеме. Уңышлы старт» дигән семинар үткәрде.
2016 елның 17 февраленнән 22 февральга кадәр патриотик тәрбия бирү айлык нигезендә "Дөнья күгәрчене" акциясе булып узды. Акциядә Тихоново, Бәзәкә, Ижевка, Илнәт, Камай, Монаш, Песәй мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары, мәктәп укытучылары һәм ата-аналар актив катнаштылар.
29 февральдә “Юность” район мәдәният йортында Тихоново авыл җирлеге халкы катнашында “Бергә тату гаилә” (“Вместе дружная семья”) ХV халык иҗаты фестивале концерты булып үтте.