Тойма мәдәният йортында сәламәтлек кичәсе уздырылды
23 февраль конне Ватанны саклаучылар коне унаеннан Бэзэкэ авылында, Чулман елгасы ярында матур чара булып узды.
19 нчы февраль көнне Бәзәкә урта мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә Туган тел көне уңаеннан тематик кичә үткәрелде.
Муса Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан Татар китапханәсендә “Муса Җәлил – каһарман шагыйрь” дигән танып белү сәгатьләре үткәрелде. Чараларда 7нче бакчаның өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашты.
Изге Валентин көне – гашыйклар көне уңаеннан Бәзәкә авылы китапханәсендә авыл мәдәният йорты белән берлектә “Бөек тылсым бар шул мәхәббәттә” дигән ял кичәсе узды. Кичәгә килгән авылдашларга Ф.Башарова һәм Г.Гумерова кызыклы программа тәкъдим иттеләр.
13 февральдә Тойма авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән бергә «Муса Җәлил үлемсез шагыйрь» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.Кичәдә шагыйрьнең шигырләре , җырлары яңгырады, презентация форкүрсәтелде.Менделеевск информ.
Турай мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Минирахманов Алфред Республикакүләм “IT-чемпион – 2015» бәйгесенең беренче этабында иң күп балл җыеп, җиңүче булды.
Турай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Зиннәтуллина Резидә, укытучысы Зиннәтуллина Рәмзия җитәкчелегендә, Түбән Кама шәһәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча укучыларның “Эйдос безопасности” (“Куркынычсыз тирәлек”) дип аталган 1 республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, 3нче урын яулады.
10 февраль көнне Татар Чаллысы авылы китапханәсендә А.С.Пушкинны искә алуга багышланган чаралар үтте. Укучылар катнашында үткән “Безнең яраткан әкиятләр” викторинасы – шуларның берсе.
10 февральдә Ижёвка авылы мәдәният йортында сугышчы-интернационалистлар белән хәтер көненә багышланган очрашу булып үтте. Чараны тарих укытучысы В.В.Краснов оештырды. Очрашуга Әфган сугышы вакыйгаларын үз күзләре белән күргән авылдашлар Александр Романов һәм Рамил Дәүләтшин чакырылган иде.