Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгында иң эффектив эшләгән полиция бүлекләрен билгеләп үттеләр. ТР ЭЭМ хәбәр итүе буенча 2015 елда Әлмәт,Тукай һәм Менделеевск район бүлекләре яхшырак эшләде.1нче номерлы“Автозаводский” полиция бүлеге, Казан һәм Яр Чаллы гарнизон бүлекләре арасында, иң яхшысы дип табылды.
Район белем бирү учреждениеләре арасында оештырылган “Яңа елның иң матур бизәлеше” бәйгесендә Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе 1 урын яулады.
Турай урта мәктәбендә “Җимлек” операциясе старт алды, кошлар өчен ашханә эшли башлады. Балалар канатлы дусларына кышкы авыр чорда ярдәм итәләр, көн саен аларны икмәк валчыклары, ярма белән сыйлыйлар.
Кичә РДК “Юность” территориясендә өмә булды. Хезмәткәрләр тату командалары белән территорияне җыештырырга чыктылар. Мәдәният йорты җитәкчелеге, “Мәңгелек ут” мемориалының шәһәребез үзәгенә урнашкан изге урын булуын искәртеп, машиналар һәм таксиларны аның янына куймаска киңәш иттеләр.
Чәршәмбе,27 нче гыйнварда, 4 нче мәктәптә яңа составтагы ветераннар район Советының чираттагы утырышы булды.Очрашуда катнашучылар агымдагы елның эш планын һәм хәрби-патриотик тәрбия бирү айлыгына әзерлек мәсьәләләрен карадылар.
016ел- Рәсәйдә тыюлыклар елы дип игълан ителде.25 нче гыйнварда 7 нче мәктәп укучылары, Үзәк китапханәнәнең укулар залына ,“Түбән Кама” милли паркы буенча видео уен-сәяхәткә чакырылдылар.
Хәкимиятнең кече залында көндәлек иртәнге киңәшмә уздырылды. Анда торак- коммуналь хуҗалык эшләре, Менделеевск районы сайты,җир һәм киләчәктә уздырылачак чаралар каралды. Аннан район башлыгы ,КазандаТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуында узган, коры төзелеш катнашмасын җитештерү проекты презентациясе турында сөйләде.
Бүген, Менделеевск администрацииясе һәм бюджет хезмәткәрләре территорияне кардан чистартырга чыктылар.Шулай ук Гассар исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, күпсанлы халыкның үтенечен искә алып, арттагы баскычны чистарттылар.
25 нче гыйнварда үзәк китапханә хезмәткәрләре “Кама таңнары” балалары игътибарына “Китап геройлары экраннарда да яши” исеме астында кино-викторина тәкъдим иттеләр. Теләсә нинди фильмның сюжетына ниндидер китап нигез булып тора.
22 нче гыйнварда “Спорт һәм сәламәтлек атналыгы” кысаларында "Сатори" спортчылары балалар бакчасында дуслык визиты белән булдылар һәм осталыкларын күрсәттәләр.