15 январьда Тойма авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Вакытның кадере» исемле дини кичә уздырылды .
17 гыйнварда Монай мәдәният йортында Менделеев район яшьләре арасында Бөек Ватан сугышында катнашкан Евдокимов Иван Евдокимович истәлегенә багышланган чара үткәрелде.Анда аның кызы-Никифорова К.И. утырды.
Рәхмәт сүзләре белән Менделеев районының соөиалҗ сораулар буенча җитәкчесе Макаров Константин Геннадьевич һәм а выл җирлеге башлыгы Месеев Артем Витальевич чыгыш ясадылар.
Кышкы каникул вакытында Абалач авылының китапханәсендә “могҗизалар кыры ”,”Яна ел каруселе” Яна елга багышланган викториналар, рәсемнәр бәйгесе”Менә нинди минем Илья Муромец”,тарихи сәгать”Тылсымлы җыр тирбәлеше ”,күңелле бәйге”Рәсәй Батыры” дигән чаралар үткәрелде.
2016 нчы елның 16 гыйнварында С.Гассар исемле мәдәният йортында Яңа ел бәйрәмнәре тәмамлану уңаеннан Менделеев районы яшьләр үзәгеннән бәйрәм уздырылды.
Бу атнада администрациянең (хакимият) кече залында иҗтимагый куркыныч хәлдә калган гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү рейды нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Бүген район башлыгы Валерий Чершинцев Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов белән берлектә , 19 нчы гыйнварда буласы крещениегә әзерләнү кысаларында Тихие горыда урнашкан чишмәне тикшерделәр. Валерий Сергеевич хезмәт вәкилләренә су коенган вакытта киенү өчен палаткалар урнаштыру, кайнар чәй һәм чараны үткәрү вакытындагы куркынычсызлык турында йөкләмә бирде.
Яңа ел ялларында Абалач китапханәсендә “Могҗизалар кыры”, викторина, рәсемнәр конкурсы, туган як сәгате, танып-белү чаралары үткәрелде.
Ижевка авылы китапханәсендә “Үз-үземне саклыйм – үз-үземә булышам” дип аталган сәламәтлек дәресе уздырылды.
14 нче гыйнварда рәссам Г.Т.Хуцистова белән очрашу узды. Очрашуны музей хезмәткәрләре уздырды. Аның хезмәтләрендә туган якка мәхәббәт, Чулман елгасының киңлеге һәм матурлыгы сурәтләнә. Музей хезмәткәрләре Галина Тихоновна белән хезмәттәшлекне үстерергә сүз куештылар, рәссам яңа иҗат эшләре белән сөендерәчәген ышандырды.
13-14 нче гыйнварда А.В.Тарасов исемендәге “Алтын шайба” яшь хоккейчылар клубының Бөтенрәсәй ярышларының республика этабы узды. “Айсбергта” шөгыльләнүчеләр Әгерҗе шәһәренең “Спутник”, Кама Аланының “Олимп” , Алабуга шәһәренең “Лесные пчелы”, Минзәлә шәһәренең “Кречеты” командалары белән очрашты.