ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2016 ел
шимбә

Бүген видеоконференция режимында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

Бүген район башлыгы В.Чершинцев иртәнге көндәлек планлаштыруны администрациянең кече залында уздырды. Монда кардан чистарту, ЖКХ буенча түләүләр, пожар куркынычсызлыгы турындагы рейдларга карата булган мәсьәләләр каралды.

2016 нче елның 15 нче гыйнварында Турай авыл китапханәсендә “Без – илнең сәләмәт буыны” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Чарада сәламәт тормышы рәвеше алып бару пропагандаланды.

14 нче гыйнварда Ижевка авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе белән берлектә “Яңа ел утлары могҗизасы” дип аталган ял кичәсе уздырылды. Мәдәният йорты директоры А.М.Затирко кунакларны бәйрәм белән котлады һәм сәхнәләштерелгән тамаша күрсәтелде. Тамашачылар төрле уеннарда, конкурсларда катнаштылар, әйлән-бәйлән әйләнделәр, күңелле җырлар җырладылар. Кичә дискотека белән тәмамланды.


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Бүген Гассар исемендәге мәдәният йортында ветераннар өчен Яңа ел балы узды. Аларны район җитәкчесе Валерий Чершинцев бәйрәм белән котлады һәм җитәкчелек исеменнән бүләкләр тапшырды. Иҗат коллективлары ветераннарны бәйрәм концерты белән сөендерде.

Бүген РОВД эшчәнлегенә йомгак ясалды. Чарада Менделеев муниципаль районы башлыгы В.Чершинцев, МВД бүлеге җитәкчесе подполковник А.Юнусов, прокурор А.Гибадуллин, суд  рәисе И.Набиев катнашты.

Раштау бәйрәме дөньяда  зур урын алып тора. Енабердино авылы китапханәсендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар, авыл халкы катнашында “Раштуа әкияте” дигән бәйрәм оештырылды.

14 нче гыйнварда Бәзәкә авылы “Ләйсән” балалар бакчасына “Китап десанты” килде. Авылның  китапханәчесе Башарова Х.  китапханә көнен үткәрде. Балаларны һәм тәрбиячеләрне яңа әдәбият белән таныштырды, әкиятләрне уку һәм фикер алышу оештырды. Чарадан һәркем канәгать калды.

Монаш авылы китапханәсендә “Самовар янында утыру” дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды. Самовар янында кунаклар дустанә мөнәсәбәттә аралаштылар, рус халкының тормышы белән таныштылар.  Күмәк чәй эчү дуслык җепләрен ныгыта, күңелле атмосфера тудыра.

Бүген администрациянең кече залында көндәлек иртәнге планлаштыру, шулай ук күп балалы гаиләләр мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырылды. Доклад белән Әлфия Салаватуллина чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International