«Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыру үзәге» Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы хәбәр итүенчә, 2023 елның 21 февраленнән 2023 елның 16 мартына кадәр 11:57 дән 13:06 га кадәр вакыт аралыгында, Татарстан Республикасы территориясендә, кояш тәэсиренең йогынтысы нәтидәсендә, циффрлы эфир телевизион тапшырулар челтәре (ЦЭТТЧ) эшенең кыска вакытка начараюы мөмкин (кояшның спутникны кабул итү Җир станцияләре антенналарына йогынтысы).
Яңа компания кадастр палатасының хокуклы варисы булу сәбәпле, җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре системасындагы төп функцияләр сакланган, шул ук вакытта вәкаләтләр спектры кадастр һәм җир төзелеше эшләре, бәяләү эшчәнлеге һәм тулы юридик күчемсез милек белән идарә итү белән шактый киңәйтелгән.
Татарстан Росреестры торак йортларның милекчеләренә, гаражларга, җир кишәрлекләреннән файдаланучыларга, торак урыннарны яллаучыларга мондый объектларга хокук турында белешмәләр кертү кирәклеге турында үзенең Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында (ЕГРН) күчемсез милеккә хокукларын теркәмәгән кешеләргә хәбәр итә. Татарстан Республикасы Росреестры мәгълүматлары буенча, үз вакытында кадастр исәбенә куелган күчемсез милек объектлары бар, әмма Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрында теркәлгән хокуклар турында мәгълүмат юк, чөнки хокук ияләре төрле сәбәпләр аркасында хокукларны теркәү өчен мөрәҗәгать итмәгәннәр.
2023 елның 1 гыйнварыннан еллык декларация кампаниясе старт алды, аның барышында гражданнар 2022 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.
Бердәм пособие ата – аналар өчен 3 яшькә кадәрге беренче һәм өченче балага, шулай ук 3 яшьтән 8 яшькә кадәр һәм 8дән 17 яшькә кадәр булган берничә түләүне берләштерә. Шул рәвешле түләү кагыйдәләре берләштерелә һәм балалы гаиләләргә ярдәм итүнең бердәм, бербөтен системасы тәэмин ителә.
400-ФЗ номерлы Федераль закон нормалары нигезендә пенсияне ышанычнамә буенча китерү каралган. Шул ук вакытта, ышанычнамәнең гамәлдә булу срогы бер елдан артып киткән очракта, пенсия пенсионерның пенсия алу урыны буенча теркәлү фактын ел саен раславы шарты белән, ышанычнамәнең гамәлдә булу срогы дәвамында түләнә.
«Сәламәтлек саклауның дәүләт һәм муниципаль системасына керүче һәм мәҗбүри медицина иминиятенең база программасында йә мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль программаларында катнашучы медицина оешмаларының медицина хезмәткәрләренә өстәмә дәүләт социаль ярдәме турында» 2022 елның 31 декабрендәге 2568 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә мәҗбүри медицина иминиятенең база программасын гамәлгә ашыруда катнашучы медицина оешмалары медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләренә махсус социаль түләү каралган.
Дәүләт Думасы беренче укылышта яңа территорияләрне интеграцияләү буенча закон проектлары пакетын кабул итте, ул яшәү минимумы күләмен билгеләү, пенсияләр, хастаханә, йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр, ветераннар, инвалидлар һәм башка категория гражданнарга ярдәм күрсәтү тәртибен билгели.
Иминлек - бала үсә һәм тәрбияләнә торган мохитне тәшкил итә торган мәҗбүри шартларның берсе. Мәктәпкәчә яшьтәге чорда бала өчен иң мөһим бурычларның берсе - өлкәннәр дөньясында тормыш кагыйдәләренә өйрәнү. Юлда, транспортта үз-үзеңне дөрес тоту тормышны саклауның төп шарты булып тора.
Ярышлар 11 февральдә чаңгы базасында узачак.