Дәүләт идарәсе һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәләрендә цифрлы технологияләр һәм платформалы карарлар кертү үз алдына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүне, хезмәтләр алу процессында гражданнар һәм оешмаларның максималь уңайлылыгына юнәлдерелгән һәм аларны күрсәтүнең яңа принципларын кертүне максат итеп куя.
1 февральдән социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе артты һәм аена 1469 сум 74 тиен тәшкил итә, шул исәптән: 1132 сум 3 тиен кирәкле медикаментлар белән тәэмин итүгә, 175 сум 12 тиен төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә – курорт дәвалануына юллама бирүгә, 162 сум 59 тиен шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрүгә, шулай ук шәһәрара транспортында дәвалану урынына бару һәм кире кайту.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Картлык буенча хезмәт пенсиясе вакытыннан алда билгеләнә торган эшләр, җитештерү, һөнәр, вазыйфалар, белгечлекләр һәм учреждениеләр (оешмалар) исемлекләре турында» 2014 елның 16 июлендәге 665 номерлы карарына үзгәрешләр кертелде.
Алданрак картлык буенча хезмәт пенсиясе билгеләнгәндә, иминият стажының һәм (яисә) тиешле эш төрләрендә стажның кирәкле дәвамлылыгы булу таләпләреннән тыш, 30дан да ким булмаган күләмдә шәхси пенсия коэффициенты күләмен таләп итү каралган.
Ике истәлекле датага – 23 февральгә һәм 8 Мартка багышланган бәйрәм концерты Ватанны саклаучылар көненә һәм киләсе халыкара хатын – кызлар көненә искиткеч бүләк булды.
Һәрвакыттагыча, гомуми белем бирү мәктәпләрен тәмамлаучылар һәм аларның ата – аналары арасында егет яки кызга кая керергә, кайда укуны дәвам итү яхшырак һәм дәрәҗәлерәк, кайсы югары уку йортында хәрби яки гражданлык сыйфатлырак белем бирә һәм теге яки бу югары уку йортын тәмамлаганнан соң чыгарылыш укучыларының киләчәк перспективалары нинди дигән тема буенча фикер алышулар бара.
Балалар ышаныч телефоны балаларга, яшүсмерләргә һәм аларның әти-әниләренә тормышның аеруча авыр чорларында ярдәм итүнең мөһим коралы булып тора.
2023 елның 9 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән:
төнлә һәм иртән буран вакытында күз күреме 1-2 км кадәр начарлана
юеш кар яву;
көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 м га кадәр көчле җил
юлларда кар боткасы, урыны белән бозлавык.
«Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын сайлаган үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте өчен ирекле иминият кертемнәре түли ала. Бу очракта түләү чоры иминият стажына исәпкә алына һәм пенсия коэффициентлары исәпләнә.
Менделеевск районында Бердәм пособиегә гаризалар кабул итү дәвам итә. Яңа ярдәм чарасы ата – аналар өчен 3 яшькә кадәрге беренче һәм өченче балаларга, шулай ук 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге түләүләрне берләштерә.