"Чернобыль фаҗигасе"

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Турай урта гомуми белеем бирү мәктәбендә "Чернобыль фаҗигасе" дигән темага ачык  дәрес үткәрелде.   Балалар авария ликвидаторларының исемнәрен белделәр, фильм карадылар һәм укытучы белән бергә әлеге фаҗигагә багышланган шигырьләр укыдылар.   1986 елның 26 апрелендә кешелек тарихында иң куркыныч һәлакәт була.  33 елдан соң бу көн безне кеше эшчәнлегенең мөмкин булган нәтиҗәләре, үз тормышын куркыныч астына куеп, радиоактив катастрофадан гомерен саклап калучылар алдында безнең бурыч турында уйланырга мәҗбүр итә.  Фаҗига турындагы хәтер безнең халык күңелендә яра булып калачак. Чернобыль АЭСындагы һәлакәтне бетерүчеләр батырлыгы беркайчан да онытылмас. Бу геройларның көннән-көн азая баруын ачы аңларга кирәк. Аларның батырлыгы турында без барыбыз да истә тотарга тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International