Турай уртагомуми белеем бирү мәктәбендә "Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест" халыкара акциясе үткәрелде. Тест Бөек Бәйрәм – Җиңү көне алдыннан үткәрелде. Акциянең төп максаты-яшьләргә патриотик тәрбия бирү, илебез тарихындагы әһәмиятле вакыйгалар турында онытмау . Укытучылар укучылар белән берлектә Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест эшләделәр. Бөек Ватан сугышында җиңү-ул халык берләштерә торган әйбер. Тестларның вариантын Россия Федерациясе Оборона министрлыгы Хәрби университеты галимнәре әзерләде. Биремдә барлыгы 30 сорау кертелгән иде.