Балалар иҗат үзәге базасында Менделеевск муниципаль районы мәктәпләре укучылары арасында шигырь конкурсы үткәрелде. Ул Габдулла Тукайның туган көненә багышланган иде. Конкурсның максатлары һәм бурычлары: балаларның игътибарын шагыйрьнең иҗатына җәлеп итү. Жюри игътибарына Г. Тукай иҗатыннан шигырьләр тәкъдим ителде. Безнең мәктәпне 6 сыйныф һәм 8 сыйныф укучылары тәкъдим итте. 6 нчы сыйныф укучысы Төхбатова Зөлфия ( 6 нчы сыйныф), Яхин Ранис( 8 нче сыйныф) 1 урын алдылар һәм диплом белән бүләкләделәр. Нияз Нигъмәтҗанов (6 нчы сыйныф) катнашу өчен сертификат алды. Афәрин!