Камай төп гомуми белем мәктәбе укучылары тарих фәне буенча Бөтенроссия тестларында катнаштылар.Тест укучыларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен барлау,ныгыту һәм ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Алар,бик теләп,тест сорауларына җавап бирделәр.Күрсәткечләр яхшы булды. Укучыларыбызның белемнәре тирән һәм ышанычлы.Аларның һәрберсе сертификатка ия булды.