"Безопасное колесо» Бөтенроссия яшь инспекторлар конкурсы Россия Федерациясенең гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында команда беренчелеге булып тора. Конкурсның муниципаль этабы мәгариф өлкәсендә идарә итүче җирле үзидарә органнары тарафыннан Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре белән берлектә үткәрелә. 2019 елның 27 апрелендә Менделеевск шәһәрендә "Безопасное колесо -2019» юл хәрәкәте инспекторларының еллык конкурсы узды. Отряд җитәкчесе Набиева А. Н. Бәзәкә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белэн әлеге чарада чыгыш ясадылар. Безнең укучылар барлык сынауларны да уңышлы үттеләр. Юл хәрәкәте иминлеге житэкчесе Гимаева Флюра Гарәфетдин кызы балаларны барлык сынауларны уңышлы үтүләре белән котлады, яктылык кайтаручы элементлар, блокнотлар һәм калэмнэр тапшырды. Балалар бик күп позитив һәм яхшы кәеф алдылар.