27 май – Гомум россия китапханәләр көне. Бәзәкә авылы китапханәсендә бу көнне #укыргатәкъдимитәм дигән исем астында “Ачык ишекләр көне” үткәрелде.
Китапханәче төрле яшьтәге укучылар өчен махсус китап күргәзмәләре эшләде: балалар өчен рус язучыларының популяр китапларыннан “Я люблю читать” дигән инсталляция, олы яшьтәгеләр өчен рамазан ае булуын истә тотып “Кодрәте зур, рәхмәте киң” дигән дини китаплар күргәзмәсе, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштыру өчен “Яңа китап – яңа дус” дигән күргәзмә. Көн дәвамында күргәзмәләргә библиографик күзәтү үткәрелде, китапханәчене бәйрәм белән котларга килгән “Хәят” түгәрәге әгъзалары, Бәзәкә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм иҗат коллективы белән “Балачак кыйтгасына сәяхәт” исемле уеннар һәм бәйгеләр уздырылды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)